news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укучысы Мисырда Халыкара олимпиадада катнаша

Казанда 2нче лицей-интернатының 11нче сыйныф укучысы Гыймран Абдуллин информатика буенча 36нчы халыкара олимпиадада катнаша. Ул Мисырда 1 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр уза. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Интеллектуаль ярышларга дөньяның 90 иленнән 350 дән артык бала бара. Абдуллиннан тыш, ил җыелмасы составына Мәскәү укучылары Дарья Грекова, Иван Пискарев һәм Петр Лосев кергән. Катнашучылар ике тур дәвамында бишәр сәгать 3 алгоритмик мәсьәләне чишәргә тиеш.

Олимпиадага балалар укытучылар белән уку елы вакытында һәм Мәскәү физика-техник институты базасында тренировка җыеннарында әзерләнде. Шулай ук алар өчен психологик әзерлек үткәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot