news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укучысы Кытайда дроннар ярышында икенче урынны алды

Казан укучысы Кытайда дроннар ярышында икенче урынны алды
Фото: kzn.ru

Казанның Лицей-инженерлык үзәгенең 8 сыйныф укучысы Даниил Федотов яшүсмерләр өчен уздырылган Халыкара Кытай-Россия ярышларында «Күк остасы – дроннар ярышы» юнәлешендә икенче урынны яулады. Ярышлар 21–23 ноябрьдә Циндао шәһәрендә Кытай-Россия сәнәгать технологияләре конкурсы кысаларында узды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия һәм Кытайдан яшь инженерларны җыйган турнирда Татарстанны халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Лаеш техник-икътисади техникумы һәм Лицей-инженерлык үзәге командалары тәкъдим итте.

Совет районы Лицей-инженерлык үзәгенең 8 «Б» сыйныфы укучысы Даниил Федотов, «Күк остасы – дроннар ярышы» юнәлешендә югары нәтиҗә күрсәтеп, икенче дәрәҗә призер булды. Пилотсыз очкычларны очырту белән ул директорның технологик белем бирү буенча урынбасары, өстәмә белем бирү педагогы Никита Ильин җитәкчелегендә инде ике ел шөгыльләнә.

Ярышлар Шанхай хезмәттәшлек оешмасының фәнни-техник һәм инновацион хезмәттәшлек үзәге базасында узды. Катнашучылар өчен катлаулы һава трассасы җиһазландырылган иде, анда пилотсыз очкычларның очу тизлеге генә түгел, ә барлык маневрларны үтәү төгәллеге дә бәяләнде.

Ярышлардан тыш, балалар бай мәдәни-мәгариф программасында да катнаштылар. Алар Цзяочжоу һөнәри белем бирү үзәгенең пилотсыз системалар буенча мәйданчыгында һәм Циндаоның иртә балачак югары педагогика көллиятендә булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot