news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучысы Колумбиядә халыкара табигать фәннәре олимпиадасында алтын медаль алды

Казанның Мәскәү районы 2 нче номерлы лицей-интернатында укучы Альберт Семенов Юниорларның 19 нчы халыкара табигать фәннәре олимпиадасында алтын медаль алды. Ярышлар Боготада узды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Россия командасы составында, Альберт Семеновтан тыш, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Мордовиядән тагын биш укучы чыгыш ясады. Россия укучылары 5 алтын һәм бер көмеш медаль яулады. 

Россия командасын сайлап алу һәм аны әзерләү Мәскәү физика-техник институтында узды, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.

Олимпиадада катнашучыларга 3 турны (тест, теория һәм эксперименталь турны) үтәргә кирәк булды. Аларның һәрберсендә физика, химия һәм биология буенча биремнәр бар иде. Ярышлар йомгаклары буенча укучылар арасында барлыгы 20 алтын медаль уйнатылган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100