news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укучысы каратэ-сетокан буенча дөнья чемпионатында җиңде

Казан укучысы каратэ-сетокан буенча дөнья чемпионатында җиңде
Фото: Совет районы администрациясе матбугат хезмәте

Багир Шәрәфиев карате-сетокан буенча халыкара беренчелектә беренче урынны яулады. Малай Казанда 175 нче гимназиянең 8 нче сыйныфында укый. Бу хакта Совет районы администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия җыелма командасы чемпионатта өч урынны да алды. Бу соңгы тапкыр дүрт ел элек булган. Ярышлар Маврикий утравының Сен-Пьер шәһәрендә узды.

Багир Шәрәфиев тренер Ралиф Шәрәфиевның оныгы, ул ике халыкара дәрәҗәдәге спорт мастерын, Россия, Европа һәм дөнья чемпионатлары һәм беренчелекләре җиңүчеләрен тәрбияләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot