news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укучысы информатика буенча XIV Халыкара көзге турнирда алтын медаль яулады

Лобачевский исемендәге Казан лицее укучысы Валерий Родионов информатика буенча XIV Халыкара көзге турнирда (IATI2022) өлкән лига катнашучылары арасында алтын медаль һәм абсолют икенче урынны яулады. Ярышлар 23 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Болгариядә узды.

Турнирда 20 илдән командалар, шул исәптән Россиянең 8 укучысы катнашты. Укучылар өлкән һәм яшүсмерләр җыелма командаларында 4 әр кеше катнашты. Алар барысы да ярышларда дистанцион катнашты. Мәктәп укучылары барлыгы алты алтын һәм ике көмеш медаль яулады.

Валерий Родионовтан тыш Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург укучылары да бүләкләнде.

Россия командалары июнь аенда бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары һәм җиңүчеләре арасында үткәрелгән җәйге укыту-күнекмә җыеннары нәтиҗәләре буенча оештырылды, дип хәбәр итә Россия Мәгърифәт министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot