news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучыларының көзге каникуллары БРИКС саммиты сәбәпле иртәрәк башлана

Казанда 22-24 октябрьдә БРИКС саммиты уза. Шул сәбәпле Казан укучылары көзге каникулларга бер атнага иртәрәк китә. Алар 21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр ял итәчәк. Татарстанның башка муниципалитетларындагы мәктәпләрдә исә каникуллар 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр була.

«Россия Федерациясендә белем бирү турында» закон буенча календарь уку графигын төзү һәм раслау белән мәктәпләр шөгыльләнә. Шуңа күрә каникуллар башлану һәм тәмамлану вакытын һәр мәктәп мөстәкыйль рәвештә билгели. Иң мөһиме, аларның дәвамлылыгы җиде календарь көненнән дә ким булмаска тиеш.

Моннан тыш, 22-24 октябрь Казанда эшләүче башкарма хакимият органнары һәм алар карамагындагы оешмалар вәкилләре өчен ял көннәре була.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, БРИКС саммиты кебек дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру – республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк. 20дән артык илнең лидерлары саммитта катнашуын инде раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100