news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укучыларын «Тукай йолдызлыгы» әдәби бәйгесенә чакыралар

Казан укучыларын «Тукай йолдызлыгы» әдәби бәйгесенә чакыралар
Фото: kzn.ru, Денис Гордейко

Татарстан башкаласында 15 апрель көнне С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай йолдызлыгы» әдәби бәйгесе уздырыла. Казан укучыларын әлеге күркәм бәйгедә катнашырга чакыралар. Алар профессиональ сәхнәдә үзләренең күңеленә хуш килгән юнәлеш буенча чыгыш ясый ала. Гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучыларны жюри әгъзалары җиде номинация буенча бәяләячәк. Укучылар өчен Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку (татар яки рус телендә), хәзерге авторларның әсәрләрен сәнгатьле уку (татар яки рус телендә), укучылар үзләре иҗат иткән әсәрләр, театр буенча – Габдулла Тукай әсәрләрен татар яки рус телендә сәхнәләштерү (чыгыш 8 минуттан артмаска тиеш) юнәлешләре тәкъдим ителә. Катнашучылар үз көчләрен берничә номинациядә сынап карый ала. Моның өчен аларга һәр юнәлеш буенча аерым гариза тутырырга кирәк.

Бәйгедә катнашучыларны профессиональ жюри – С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда эшләүче иҗат төркемнәре җитәкчеләре, «Апуш» татар балалар театр студиясе остазлары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары бәяли, ди оештыручылар.

Чарада катнашу өчен гаризаны 10 апрель көнен кертеп 12:00 сәгатькә кадәр marat-khayrullin-2015@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Бәйгегә кагылышлы өстәмә мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга була. Шунда ук гариза тутыру үрнәге дә күрсәтелгән.

Катнашучыларның барысына да дипломнар әзерләнә, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәдәният идарәсе.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Бәйге Совет урамы, 18 адресы буенча уздырыла.

«Тукай йолдызлыгы» бәйгесенең төп максаты – яшьләрне татар шигъриятенә һәм музыкасына, милли мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot