Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан укучылары химия буенча 60 нчы Менделеев олимпиадасыннан көмеш медаль белән кайтты
Казанның ике укучысы химия буенча 60 нчы тапкыр үткәрелгән Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медальгә лаек булган. Сәет Нургаянов (131 нче лицей) һәм Азамат Шәрәфиев (9 нчы мәктәп) югары нәтиҗәләр күрсәткән. 15–23 апрельдә Мәскәүдә узган интеллектуаль бәйгедә дөньяның 37 иленнән 200 гә якын иң яхшы укучы катнашкан.
Олимпиадада катнашучыларны илебезнең әйдәп баручы югары уку йортлары укытучылары әзерләгән. Моңа кадәр Казан укучылары илкүләм җыелма команда составында химия буенча Әбү Рәйхан Беруни исемендәге Халыкара олимпиадада алтын медальләр яулаган булган инде. Алар шулай ук төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, шул исәптән Россия күләмендәге укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында да җиңде һәм призлы урыннар яулады, дип хәбәр итә Казанның Мәгариф идарәсе.
Халыкара Менделеев олимпиадасы мәктәп укучылары арасында химия буенча дөньяда иң абруйлы олимпиадаларның берсе санала. Аның югары статусы ЮНЕСКО тарафыннан расланган. 1967 елдан үткәрелә башлаган олимпиада Россиянең атаклы химигы Дмитрий Менделеев исеме белән атап йөртелә. Узган елларда ул БДБ илләрендә, Кытайда һәм Бразилиядә уздырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз