news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укучылары «Туймаада» Халыкара олимпиадасында алтын, көмеш медальләргә лаек булган

Казан укучылары Якутскида 2–10 июльдә узган М.А.Алексеев исемендәге 33 нче «Туймаада» Халыкара олимпиадасында җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр булган. Татарстан җыелма командасы составында алты яшүсмер онлайн олимпиадада катнашкан һәм математика, химия, информатика фәннәре буенча алтын һәм көмеш медальләр яулаган. Интеллектуаль ярышларда алты илдән 138 укучы белемнәрен сынап караган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң зур уңышка 2 нче лицей-интернат укучысы Ильяс Насыйбуллин ирешкән. Ул информатика буенча олимпиаданың абсолют җиңүчесе булган, I дәрәҗә диплом һәм, беренче көнне иң катлаулы мәсьәләне чишеп, иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән өчен махсус бүләк алган.

I дәрәҗә дипломнарны шулай ук 131 нче лицейдан Данил Гыйниятов (математика), 131 нче лицейдан Денис Захаров (химия) һәм IT-лицейдан Аяз Закиров (информатика) алганнар. Моннан тыш, Денис Захаров «Мәңгелек туңлык проблемасын тулысынча хәл итү өчен» дигән махсус бүләккә лаек булган.

IT-лицейдан Ярослав Сәгадиев (математика) һәм Лобачевский исемендәге лицейдан Руслан Нургазизов (химия) олимпиаданың көмеш медальләре иясе булганнар, дип хәбәр иттеләр Мәгариф идарәсендә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2 нче лицей-интернат укучысы Мөхәммәднәби Ашуров Ташкентта узган Математика һәм информатика буенча Әл-Харәзми исемендәге IV Халыкара олимпиадада җиңүче булган. Интеллектуаль ярышларда 25 илдән – Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Монголия, Румыния һәм башкалардан 219 укучы катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot