news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучылары Татарстанда китап, газета һәм журнал нәшер итү процессы белән танышты

Бүген Казанның 187нче күппрофильле лицее укучылары Идел буе төбәгенең иң зур полиграфия предприятиеләренең берсе - «Идел-Пресс» җитештерү-нәшрият комплексында һәм Татарстан китап нәшриятында булды.

«Китап бастыру процессы турында нәрсәдер ишетү - ул бер нәрсә, ә менә барысын да үз күзләрең белән күрү - бу бөтенләй башка. Экскурсиядә катнашучыларга без кулъязма форматындагы китапның нәшриятка ничек керүе, корректорлар, мөхәррирләр, дизайнерлар һәм верстальщикларның ничек эшләве турында сөйләдек. Без балаларга республикада булган китап байлыгын күрсәтергә телибез», - диде Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире урынбасары Венера Аббязова.

Нәшрият вәкиле сүзләренчә, «Татмедиа» АҖ «Идел-Пресс» җитештерү-нәшрият комплексы белән WorldSkills яшүсмерләр хәрәкәтендә полиграфия линиясе буенча актив катнаша. Берничә ел Татарстан студентларын һәм мәктәп укучыларын укыту актив алып барыла. «Идел-Пресс» базасында укучылар өчен типограф һөнәренең нигезен аңларга ярдәм итүче дәресләр уза.

187нче күппрофильле лицей басма технологияләр буенча WorldSkills хәрәкәтенең база мәйданчыгы итеп билгеләнде. Быел лицей укучылары беренче тапкыр яшүсмерләр хәрәкәте төбәк чемпионатында катнаша.

«Без «Идел-Пресс» белән егетләрне алар базасында әзерләү турында килештек һәм өстәмә рәвештә безнең мәктәп базасында дәресләр билгеләдек. Типографика һәм китапны бизәү буенча белгеч - бу бик кызыклы һәм кирәкле һөнәр. Балаларга моның шактый сирәк һөнәр булуы ошады, әмма шул ук вакытта мондый эш һәрвакыт кирәк булачак», - дип сөйләде 187нче күппрофильле лицейның педагог-оештыручысы Татьяна Фадеева.

Экскурсиядә укучылар басма продукциянең ничек барлыкка килүен, журналны бастыру өчен кирәкле барлык технологик процесслар турында белде, шулай ук басмага әзерләү, бастыру, төпләү һәм китап цехлары эше белән танышты.

Моннан тыш, укучылар китапның дөньяга чыгар алдыннан нинди процесслар узарга тиешлеген белде. Иң элек кулъязма өстендә мөхәррир эшли. Алга таба китапны грамматик, лексик һәм башка хаталарын тикшерү өчен корректор укый. Ә аннары тышлык өчен идеяләр эшләүче сәнгать мөхәррире эшкә керешә. «Нәкъ менә ул китап турында беренче тәэсирне тудыра, шуңа күрә аның эше аеруча мөһим», - диде Венера Аббязова.

Экскурсия азагында балалар «Идел-Пресс» җитештерү-нәшрият комплексында эшләүчеләргә сораулар бирде. Экскурсия истәлеге итеп һәр укучыга «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналлары, шулай ук Советлар Союзы Герое очучы Михаил Девятаевның «Побег из ада» дигән китабы бүләк ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100