Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан укучылары шәһәр тарихы һәм милли кием белән танышты
Татарстан Республикасы Милли музее Казанның 116 нчы лицее укучылары өчен «Мәдәни шимбә. Милли костюм: буыннарны бәйләүче җеп» акциясе кысаларында «Җиде күпер, ике урам» музей-белем бирү программасын үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанның XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы тормышына багышланган виртуаль сәяхәт барышында укучылар Болак елгасы аша салынган күперләр һәм аның буендагы урамнар тарихы, шәһәр халкының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Аерым игътибар милли киемгә, аның тарихына, символикасына һәм үзенчәлекләренә бирелде. Шулай ук укучылар шәһәр һәм авыл халкы киемнәренең аермаларын белделәр.
Программа яшь буынны Татарстанның мәдәни мирасы белән таныштыруга һәм халык традицияләрен саклауга юнәлдерелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз