news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучылары программалаштыру буенча бөтенроссия олимпиадада абсолют җиңүчеләр булды

Казан укучылары программалаштыру буенча бөтенроссия олимпиадада абсолют җиңүчеләр булды
Фото: Казан мэриясе

Казанлылар программалаштыру буенча укучыларның ачык бөтенроссия команда олимпиадасында җиңү яуладылар. Турнир 11-12 декабрьдә Санкт-Петербургта узды.

Абсолют җиңүчеләр исемен 2 нче лицей-интернат укучылары Гыймран Абдуллин, Лобачевский исемендәге лицей һәм 179 нчы гимназия укучылары Ренат Кәримов һәм Глеб Устименко яулады.

II дәрәҗә лауреатлары 2 нче лицей-интернат вәкилләре Галим Хәмитов, Хәлим Хәмитов, Владислав Желтовский, Ильяс Сираҗиев, Кәрим Әлмиев, Искәндәр Миңнеәхмәтов һәм Руслан Котов, шулай ук Лобачевский исемендәге лицей укучысы Сергей Дьяконов булды.

2 нче лицей-интернат укучылары Кәрим Мотыйгуллин, Идрис Шакиров, Ирек Габитов, Максим Лямин, Данил Осипов, Кәрим Сәлахов һәм Сергей Назаров, КФУның IT-лицее вәкилләре Рамин Җиһаншин һәм Рагде Шәрәфиев, шулай ук Лобачевский исемендәге лицей укучысы Андрей Кандрашкин III дәрәҗә лауреат булдылар.

Финалда Россия, Казахстан, Белоруссия, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 238 команда катнашты, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100