Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан укучылары мәктәп ашханәләренә үз менюларын тәкъдим итә алачак
Татарстанның «Беренчеләр хәрәкәте» һәм Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты «Я и моя еда в школе» бәйгесе башлады. Мәктәп укучылары мәктәп ашханәсе менюсына кертелергә тиеш дип санаган ризык рецептларын тәкъдим итә ала. Жюрида мәктәп укучылары үзләре булачак, дип хәбәр итә «Беренчеләр хәрәкте»нең төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте.
«Мәктәп ашханәләрендә туклану темасы укучылар арасында да, әти-әниләр арасында да зур кызыксыну уята. Балалар һәм олыларда төрле фикер, шуңа күрә без аларга рецептларның төгәл идеяләре белән уртаклашырга тәкъдим иттек. Төп критерий - ризыклар мәктәп ашханәләрендә кулланыла торган азык-төлектән әзерләнергә тиеш. Балалар өчен мондый бәйге уку йортларында туклануны төрләндерү һәм тәмлерәк итү, ә олыларга менюга балалар күзлегеннән карау мөмкинлеге булып тора», – дип аңлаттылар «Татар-информ»га матбугат хезмәтендә.
Проект пилот режимында Казанның җиде мәктәбендә эшли башлый:
—№33 гимназия, Авиатөзелеш районы,
— №146 лицей, Яңа-Савин районы,
— №14 мәктәп, Вахитов районы,
—№19 гимназия, Идел буе районы,
— №182 лицей, Киров район,
—№9 гимназия, Мәскәү районы,
—№161 мәктәп, Совет районы.
Бәйге өч этапта узачак: онлайн-форма аша гариза бирү, һәр мәктәптә ризыклар әзерләү этабы, укучыларның бу ризыкларга бәя бирүе һәм шәһәр күләмендә финал ярышлары.
Бәйгедә катнашучыларның барысы да рецепт тәкъдим итәргә һәм мәктәп ашханәләрендә файдаланыла торган ризыклардан әзерләп күрсәтергә тиеш була. Сайлап алуның төп критерийлары оригинальлек һәм әзерләү тизлеге, шулай ук ризыкны тәкъдим итү булачак.
Иң яхшы ризыклар Татарстанның «Беренчеләр хәрәкәте» һәм Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының видеорецептлар китабына кертелә. Шулай ук җиңеп чыккан ризыкны мәктәп ашханәсендәге менюга кертү мөмкинлеге турында да фикер алышачаклар. Бәйгедә катнашу өчен 10 апрельгә кадәр онлайн-форма тутырырга кирәк.
Бу хәрәкәтне булдыру турында карарны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлекчәсен республиканың элекке яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Беренчеләр хәрәкәте» белән бергә эшләячәк Республика координация советын булдыру турында карарны 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз