news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укучылары информатика буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләр булды

Казан укучылары информатика буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләр булды
Казан мэриясе матбугат хезмәте

Казан укучылары информатика буенча IOI-2023 халыкара олимпиадасында алтын медальләр алдылар. Интеллектуаль ярыш Венгриядә 28 августтан 3 сентябрьгә кадәр барды. Олимпиада 87 илдән укучыларны берләштерде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Н.И.Лобачевский исемендәге лицейдан Валерий Родинов һәм 2 нче лицей-интернаттан Гыймран Абдуллин Россия җыелма командасы составында җиңү яуладылар. Һәр команданы олимпиадада дүрт укучы тәкъдим итте, быел Казан укучылары белән алтын өчен Мәскәүдән килгән балалар көрәште, дип хәбәр иттеләр ТР Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot