news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укучылары бердәм дәүләт имтиханында 100 баллы нәтиҗәләр саны буенча рекорд куйды

2026 елда Казан укучылары бердәм дәүләт имтиханында 100 баллы нәтиҗәләр саны буенча абсолют рекорд куйды. Имтихан кампаниясе нәтиҗәләре буенча максималь 100 баллга тапшырылган эшләр саны 240ка җиткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

182 укучы йөз балл алган – үткән ел белән чагыштырганда 24кә күбрәк. Шуларның 26сы берьюлы ике фәннән максималь нәтиҗә алган, тагын икесе өч фәннән 100әр балл җыйган.

«Нәтиҗәләр чыннан да сөенерлек. Монда горурланырлык урын бар. Бу бик тырыш хезмәт», - дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

Быел Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясендә барлыгы 22 736 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты, шуларның 6 554е унберенче сыйныфны тәмамлап, БДИ тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot