news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укучысы тормыш иминлеге нигезләреннән олимпиадада абсолют җиңүче булды

Татарстаннан тагын 11 укучы олимпиаданың финал этабы җиңүчеләре һәм призерлары дипломын яулады.

Казан укучысы тормыш иминлеге нигезләреннән олимпиадада абсолют җиңүче булды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 1 май, "Татар-информ"). Казанның 19нчы гимназиясе укучысы Камил Басыйров тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булды. Татарстаннан тагын 11 укучы олимпиаданың финал этабы җиңүчеләре һәм призерлары дипломын алып кайтты.  Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нальчикта 21 – 27 апрельдә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда 62 төбәктән 191 катнашучы, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 12 бала катнашты.

Җиңүчеләрне һәм призерларны Кабардино–Балкария дәүләт университетының А. Н. Сокуров исемендәге иҗади остаханә уку театрында хөрмәтләделәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot