news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан укучысы Станислав Шипачев СТС каналындагы “Самый умный” уенының алтын лигасында абсолют чемпион булды

“Самый умный” уенының алтын лигасына хәзерге вакытта Россия һәм Украина вузлары студентлары булган уенчылар керә

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Казанның 39 нчы мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Станислав Шипачев СТС каналында бара торган “Самый умный” уенының алтын лигасында абсолют чемпион булды.
Билгеле булганча, Станислав Шипачев әлеге проектта алтынчы елын катнаша. Бу вакыт эчендә ул унике тапкыр, шул исәптән өч тапкыр суперфинал уеннарында җиңү яулады.
“Самый умный” уенының алтын лигасына хәзерге вакытта Россия һәм Украина вузлары студентлары булган уенчылар керә. Станислав Шипачев, әле бик яшь булуына карамастан, үзен күрсәтә алды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot