news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучысы Иннополис университеты олимпиадасында абсолют җиңүче булды

Иннополис университеты олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары Россия югары уку йортларына кергәндә имтихан тапшырмаска мөмкин.

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Февраль аенда бер үк вакытта дүрт шәһәрдә - Иннополиста, Санкт-Петербургта, Минскида һәм Бишкекта узган Иннополис университеты ачык олимпиадасында Казаннан 9нчы сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин абсолют җиңүче булып танылган. Бу хакта бүген Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиадада 250 укучы катнашкан. Ярышлар ике көн барган. Ярышта Босния һәм Герцеговина, Кытай, Эстония, Венгрия, Израиль, Латвия, Нидерланд, Сербия, Азербайҗан, Төрекмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина һәм Россиянең 30 төбәгеннән укучылар җиңү өчен көрәшкән.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча, 20 кеше җиңүче дип табылган. Тагын 13е икенче дәрәҗәдәге, 30ы өченче дәрәҗәдәге призер булган. Казаннан 9нчы сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин максималь — 478 балл җыеп, абсолют җиңүче булып танылган.

Информатика буенча ачык олимпиада Иннополис университетында 2014 елдан уздырылып килә. Ул 2017-2018 уку елында мәктәп укучылары олимпиадасы исемлегенә кергән.

Иннополис университеты олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары Россия югары уку йортларына керүдә ташлама ала. Алар керү имтиханнарын тапшырмаска мөмкин яки БДИ буенча профильле предметтан 100 балл алган кебек саналачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100