news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучысы информатикадан Бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булды

Илдар Гайнуллин былтыр 9 сыйныф укучылары арасында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе дип танылган булган.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицеенда унынчы сыйныфта укучы Илдар Гайнуллин информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды. Бүген Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә олимпиаданың ябылу тантанасы узды.

«Бу олимпиадада җиңүемә бик шатмын. Мин моңа әзерләндем һәм уңышка ирештем. Алга таба информатика буенча халыкара олимпиадада катнашырга планлаштырам», - дип сөйләде лицейчы журналистларга.

Ул шулай ук информатика буенча олимпиадаларда җиденче сыйныфтан катнашып килүен әйтте. «Бу минем информатика буенча өченче Бөтенроссия олимпиадасы. Мин аңа күп күнегүләр ясап, мәсьәләләр чишеп әзерләндем. Биремнәр катлаулы булды», — дип уртаклашты җиңүче.

Узган ел Ульяновскида Илдар Гайнуллин 9 сыйныф укучылары арасында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе дип танылган булган.

Быел Россиянең 56 төбәгеннән 268 укучы информатиканы иң яхшы белүче исеме өчен көрәште. Иң күп санлы җыелма командалар Мәскәүдән (101 катнашучы), Санкт-Петербургтан (22 укучы), Свердловск өлкәсеннән (16 кеше) килгән иде. Татарстан җыелма командасына 14 укучы керде.

Олимпиада 11 апрельдә Иннополис университетында башланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100