news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучысы Булат Миңнеханов информатикадан халыкара ярышта көмеш медаль яулаган

Россиядә тыш, турнирда Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Болгария, Молдавия, Румыния, Сербия, Украина һәм Казахстан укучылар да катнашкан.

Казан укучысы Булат Миңнеханов информатикадан халыкара ярышта көмеш медаль яулаган
kzn.ru

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның 7нче лицей-интернатында унынчы сыйныфта белем алучы Булат Миңнеханов информатика буенча XI Халыкара турнирда көмеш медаль яулаган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнир 20-24 ноябрьдә Болгариянең Шумен шәһәрендә узган. Анда Россияне 11 команда тәкъдим иткән. Мәктәп укучылары арасында ел саен үткәрелә торган әлеге турнирда IX-XI сыйныф укучылары көч сынашкан. Россиядә тыш, анда Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Болгария, Молдавия, Румыния, Сербия, Украина һәм Казахстан укучылар да катнашкан.

Татарстан командасына вәкилләр сайлау Мәскәү физика-техника институтында IOI информатикасы буенча җәйге җыеннар вакытында үткәрелгән – мәктәп укучылары ике көн эчендә C++ программалаштыру телендә 6 мәсьәлә чишәргә тиеш булган.

Халыкара турнир нәтиҗәләре буенча Россия вәкилләре барлыгы 37 медаль яулаган, дип хәбәр иттеләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100