news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучылары Татарстан Халыклары дуслыгы йортында "Толерантлык дәресләре"ндә булды

Биредә аларны җәмгыятьләр һәм диаспора вәкилләре белән таныштырдылар

 (Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Казан укучылары Татарстан Халыклары дуслыгы йортында "Толерантлык дәресләре"ндә булды. Ел дәвамында әлеге проектны 7 мең яшүсмер күрәчәк. Биредә алар Россиянең төрле милләтләре хакында кызыклы күп нәрсә беләчәк, җәмгыятьләр һәм диаспора вәкилләре белән танышачак.

"Без үзебез пропагандалаган идеяләр белән мөмкин кадәр күбрәк аудиторияне, шул исәптән балаларны, колачларга телибез, - бу үзара аңлашу һәм төрле культураларны хөрмәт итү дә. Шуңа да икенче ел рәттән, сентябрь аеннан башлап, һәр атнада Татарстан Халыклары дуслыгы йортына Казанның барлык мәктәпләреннән укучыларны чакырабыз", - дип белдерде Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов.

"Без барыбыз да - төрле, әмма без барыбыз да да тигез" дигән постулатны балаларга мөмкин кадәр иртәрәк җиткерергә, илебез һәм дөньядагы бай культуралар төрлелеген хөрмәт итәргә, кабул итәргә һәм дөрес аңларга кирәк. Дәресләрдә өйрәнергә була, балалар өчен ул форма аңлаешлырак, әмма дәресләр стандарт булмаска тиеш. Проект авторлары һәм анда катнашучылар шуңа тырышты да", - дип сөйләде ТР Халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары, күп милләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили.

Проект Татарстан Халыклары дуслыгы йорты буенча экскурсияне, дуслык музеенда булуны, Татарстан Халыклары ассамблеясы милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре, аларны милли гореф-гадәтләре һәм киемнәре белән танышуны, "Төрле милләт балалары" дигән концерт программасын, "Кар бөртеге тарихы" дигән балалар мюзиклын тамаша кылуны үз эченә ала, дип хәбәр итә Татарстан Халыклары дуслыгы йорты матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100