news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучылары Россиянең иң яхшы яшь эшмәкәрләре дип танылды

“Яшьләр казанышлары” регионара иҗтимагый оешмасы Бөтенроссия “Будь предприимчивым” бизнес-план бәйгесенә нәтиҗәләр ясады.

Казан укучылары Россиянең иң яхшы яшь эшмәкәрләре дип танылды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Казан укучылары Россиянең иң яхшы яшь эшмәкәрләре дип танылды. “Яшьләр казанышлары” регионара иҗтимагый оешмасы Бөтенроссия “Будь предприимчивым” бизнес-план бәйгесенә нәтиҗәләр ясады. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Катнашучыларга үзләренең мәктәп компанияләренең бизнес-планын һәм промовидеоролигын тәкъдим итәргә кирәк булган. Бәйгедә Татарстаннан утыздан артык мәктәп компанияләре катнашкан. Нәтиҗәләр буенча 24 финалист арасында 11 команда Татарстаннан булган.

"Җиде җиңүче команданың дүртесе Татарстанныкы иде. Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып Казан шәһәре 33 нче мәктәбенең “Шатлык” командасы танылды", диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100