news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучылары математика буенча халыкара конкурста җиңгән

Ярыш нәтиҗәләре буенча жюри иң югары рейтинглы ун җиңүчене билгеләде.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның өч укучысы математика буенча «Я решаю» V Халыкара конкурсы җиңүчеләре унлыгына кергән. Интеллектуаль ярыш Калининград өлкәсе Гусев шәһәрендә узган. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Конкурста 131 нче лицей укучысы Аркадий Андреев, 7нче гимназия укучысы Владислав Храмов, Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге лицейда укучысы Ильяс Әхмәтшин җиңде. Алар өчесе дә А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда математика түгәрәгенә йөриләр.

Халыкара конкурс өч этапта узды, аларның икесе онлайн-форматта үткәрелде. Математика турнирының финал этабында алдагы турларда иң күп балл җыйган 40 укучы гына катнаша алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча жюри иң югары рейтинглы ун җиңүчене билгеләде. Алар арасында Казан матеаматиклары да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100