news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан укучылары итальян, кытай һәм испан телләре буенча олимпиадаларда җиңде

Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Азнакай районнарыннан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 13 укучы призер булды.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Казан мәктәпләрендә укучы балалар итальян, кытай һәм испан телләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этапларында җиңүчеләр исемлегенә керде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сынаулар ике турда узды: язма һәм телдән. Кытай теле буенча олимпиадада Азнакай, Түбән Кама, Яшел Үзән районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 25 укучы катнашты. Испан теле буенча Әлмәт, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 8 укучы, ә итальян теле буенча 7 Казан укучысы үз белемнәрен күрсәтте.

Итальян теле буенча интеллектуаль турнирда җиңүчеләр арасына Казан шәһәре Совет районының 84 номерлы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Лилия Фәйзиева һәм Вахитов районының 131 номерлы лицееның 9 сыйныф укучысы Софья Сенченкова керде. Испан теле буенча — Вахитов районының 39 номерлы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Людмила Филиппова, Идел буе районының 19 номерлы гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Тимур Мансуров.

Итальян, испан һәм кытай телләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 28 марттан 1 апрельгә кадәр Мәскәүдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100