news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан УЕФА Суперкубогы матчын уздыруга дәгъва итәчәк

Уен "Казан-Арена" стадионында узар дип планлаштырыла.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). 2022 яки 2023 елда Казанда УЕФА Суперкубогы матчы узарга мөмкин. Россия футбол берлеге (РФС) Европа футбол ассоциацияләре берлегенә (УЕФА) Казанда УЕФА Суперкубогы өчен матч уздыруга гариза җибәрәчәк. Бу хакта "Интрерфакс" хәбәр итә.

"Бүген Россия футбол берлеге Казанда 2022 елга яки 2023 елга УЕФА Суперкубогын уздыруга рәсми рәвештә гариза бирәчәк. Моның өчен кирәкле барлык документлар һәм УЕФА ягыннан булган сорауларга безнең яктан җаваплар бирелде", - дип белдерде Татарстан спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов.

Матч 2018 елгы дөнья чемпионаты һәм Конфедерацияләр Кубогы-2017 кысаларында уеннар узган "Казан-Арена" стадионында узар дип планлаштырыла. Гариза Россия Хөкүмәте тарафыннан хупланды.

УЕФА Суперкубогын Казанда үткәрү проектын белән шәһәр мэры Илсур Метшин шөгыльләнә, әлеге мәсьәлә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә тора, диелә хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100