Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан ТЮЗында ремонт эшләре башлану сәбәпле, коллектив күченде, спектакльләр дәвам итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казан ТЮЗы бинасында ремонт эшләре башланып килә. Театр коллективы бинадан күченгән.
ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТЮЗның матбугат үзәге әлегә рәсми мәгълүмат бирми, соңрак вәгъдә итә, әмма «Татар-информ»га үз чыганаклары аша административ хезмәткәрләрнең һәм цехларның вакытлыча Декабристлар урамындагы элеккеге архив бинасына урнашуы билгеле.
Мәдәният министрлыгы алдарак биргән комментарийларга караганда, бинада ремонт эшләре барышында Казан ТЮЗы үз эшчәнлеген Казанның төрле мәдәният учреждениеләрендә дәвам итәчәк.
Хәзерге вакытта театр репертуарында ачык һавадагы һәм театр мәйданчыгыннан читтә булган спектакль-тамашалар байтак. Июнь ае афишасында «Казан» гаилә үзәгендә үтүче «9 этажей любви» аудиопрогулкасы, №5а трамвай маршруты буенча «Ночной трамвай» спектакль-променады, чүлмәкче остаханәсендә «Гончаровательные истории» сторителлингы, шәһәр үзәгендә «Легкий человек» променады бар. Спектакльләр шулай ук Тукай исемендәге филармония залында, төрле мәдәният үзәкләрендә дә күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз