news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ТЮЗы артистлары «Иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз роле» номинацияләрендә җиңде

«Тантана» театр премиясенең «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинацияләрендә ТЮЗ артистлары җиңде.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Здесь был Кай» спектаклендә Герда роле өчен Эльмира Рәшитова бүләкләнде. Аңа дипломны спорт мастеры, аквабайк буенча Россия чемпионы В.Колотовкин тапшырды.

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Шварц, человек, тень» спектаклендә Шварц роле өчен Сергей Мосейко бүләкләнде. Дипломны Кичуй авыл җирлеге башлыгы Галина Туманова тапшырды.

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә Әтнә театрының «Ак пароход» спектаклендә Малай ролен башкарган Рәзилә Шәрифуллина да дәгъва итте. Шулай ук, бу номинациядә «Дәрвиш» моноспектакле артисты, Буа театры директоры Раил Садриев, «Особняк Демидова» театр резиденциясенең «Музей» спектаклендә Сталин ролен башкарган Роман Ерыгин, «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр»дә Сафа ролен башкарган Фәннур Мөхәммәтҗанов күрсәтелгән иде.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясенә Түбән Кама театрының «Аксак» спектаклендә Карчык ролен башкарган Гүзәл Шәмәрданова, Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклендә Саҗидәне башкарган Ләйсән Гатауллина һәм «Рәшә»дә Рәшидәне уйнаган Гүзәл Шакирова, Тинчурин театрының «Мәдинә» трагедиясендә төп рольне башкарган Резеда Сәлахова дәгъва итә.

«Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100