news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ТЮЗы федераль проект кысаларында чыккан спектакльләр декадасы үткәрә

Казан ТЮЗы федераль проект кысаларында чыккан спектакльләр декадасы үткәрә
Михаил Захаров/архив, Ирина Ерохина/Казан ТЮЗының матбугат үзәге

Казан ТЮЗы 14 - 23 март көннәрендә «Бердәм Россия» партиясенең «Театр - балаларга» федераль проекты кысаларында куелган спектакльләре декадасын үткәрә.

«Декада 14 мартта «Алтын битлек» театр фестиваленең «Детский Weekend» программасы кысаларында күрсәтеләчәк «Здесь был Кай» спектакле белән башлана», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Декада кысаларында тамашачы театрның «Иваново детство», «Нос», «Дитя», «Капитанская дочка», «Nедоросль», «Шварц, человек, тень» кем спектакльләрен карый алачак.

«Проектта катнашу театрга Россиянең танылган режиссерлары, композиторлары һәм рәссамнары белән эшләргә мөмкинлек бирә. Федераль проект театрның мөмкинлекләрен киңәйтә, яңа биеклеккә күтәрә», ди тетар директоры Айгөл Горнышева.

ТЮЗда проектта катнаша башлаганнан бирле барлыгы 16 спектакль чыккан. Алар Россиянең 18 шәһәрендә күрсәтелгән, барлыгы 25 фестивальдә катнашкан. Бу спектакльләрне барлыгы 135 меңнән артык тамашачы караган.

«Бердәм Россия» партиясенең «Кече шәһәр театрлары» һәм «Театр – балаларга» проектлары буенча куелачак спектакльләр буенча фикер алышканда федераль акчаларга куелган спектакльләргә анализ ясау тәкъдиме күтәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot