news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан турында иң яхшы җыр

Казан турында иң яхшы җыр

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Рәсилә Кәримова). Бәйге Казан шәһәре хакимияте карары нигезендә мәдәният идарәсе тарафыннан агымдагы елның июнь аенда игълан ителгән иде. Аны шәһәр күләмендә генә уздыру каралса да, конкурста республиканың кайбер районнарыннан, шулай ук Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Чиләбе өлкәсеннән дә катнашучылар булды.

Конкурста катнашырга теләүчеләрдән әлегә кадәр гаризалар килә тора. Шуны искә алып, конкурсны оештыручылар гаризалар кабул итү вакытын 1 апрельгә кадәр дәвам иттерергә карар кылды. Шулай итеп, “Казан турында иң яхшы җыр” бәйгесендә катнашырга теләүчеләрнең гаризалары, аудио- һәм видеоязмалары Казан шәһәре, Кремлевская урамы, 9 адресы буенча 1 апрельгә кадәр кабул ителә.

Бәйгедә балалар җыры өчен номинация булмаганлыктан, бу юлы кандидатларга “Казан турында иң яхшы балалар җыры” дип аталган номинациядә дә үзләрен сынап карау мөмкинлеге бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot