news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан циркында милли труппа төзелсә, Фәрит Бикчәнтәев милли тамаша куярга әзер

Казан циркы директоры вазыйфаларына дәгъва итүчеләрнең бер өлеше милли труппа төзү турында уйлана.

Казан циркында милли труппа төзелсә, Фәрит Бикчәнтәев милли тамаша куярга әзер
Рамиль Гали

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан циркында милли труппа ачыла калса, Фәрит Бикчәнтәев анда тамаша куярга әзер. Бу хакта ул Казан циркында директор вазыйфасына дәгъва итүчеләр үз программаларын тәкъдим иткәннән соң «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан циркы директорын конкурс аша эзли. Бүген министрлыкта кандидатлар үз программаларын комиссиягә тәкъдим иттеләр.

Комиссия әгъзалары арасында күренекле цирк артисты Эдгард Запашный, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә бар иде. Комиссияне министр Ирада Әюпова җитәкли.

Цирк директоры вазыйфасына үз кандидатураларын тәкъдим итүчеләрнең кайберләре циркның прокат мәйданы гына булуы белән килешмичә, милли труппа төзү әһәмиятенә басып ясадылар.

«Булсын гына, мин циркта милли труппа өчен программа ясарга әзер», - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Казан циркы директоры вазыйфаларына конкурс нәтиҗәләре ун көннән билгеле булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100