news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан циркында филләр чыгыш ясаганда беренче ике рәткә билетлар сатылмаячак

Циркта филләрнең манеждан тамашачы утырган рәтләргә чыгуы белән бәйле очрактан соң иминлек чаралары күреләчәк.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казан циркында филләр катнашында чыгышлар булганда беренче ике рәткә билетлар сатылмаячак.

«Әгәр киләчәктә циркта филләр чыгыш ясаса, беренче ике рәткә билетлар сатмау турында килешенде», — диде цирк директоры Рамил Шәрифуллин журналист Андрей Кузьминга биргән интервьюда.

Циркка филләр чыгыш ясаганда манежны рәшәткә белән уратып алырга киңәш иткәннәр, ләкин фил кебек зур хайванны бернинди дә койма тоткарлый алмас иде, ди белгечләр.

«Ерткыч җәнлекләр чыгыш ясаганда читлек кебек коймалар куялар, тик юлбарыс яки арысланның авырлыгы уртача 250 килограмма булса, филләрнең — берничә тонна», — ди Рамил Шәрифуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100