news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан циркын төзекләндерүгә өстәмә рәвештә 300 млн сум акча бүленгән

Подрядчы оешмалар түбәсен, тәрәзәләрен, ишекләрен яңарталар, шулай ук цирк тирәсен дә төзекләндерәләр.

Казан циркын төзекләндерүгә өстәмә рәвештә 300 млн сум акча бүленгән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Казан циркын төзекләндерүгә өстәмә рәвештә 326,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталында әйтелгән.

Заказчы Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе , башкаручысын 19 мартта сайлаячаклар.

Подрядчы оешмалар түбәсен, тәрәзәләрен, ишекләрен яңарталар, шулай ук цирк тирәсен дә төзекләндерәләр.

Казан циркы үз эшен 17 мартта башлап җибәрә. Капиталь төзекләндерүдән соң артистлар җыелма командасы тамашалары белән сөендерәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100