Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан циркы стенасында һава торышын белеп булачак
Хәзерге вакытта цирк бинасында төзекләндерү эшләре бара.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан циркының динамик яктырту җайланмасы һава торышына бәйле рәвештә үзгәрәчәк. Бу хакта, «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры Марат Айзатуллинга сылтама, РБК Татарстан хәбәр итә.
"Әлеге идея 1968 елда ук барлыкка килгән. Әмма ул заманның технологияләре планнарны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирмәгән", - дип сөйләгән Марат Айзатуллин.
Хәзерге вакытта динамик яктырту җайланмасы системасы монтажланган инде. Ул сынау режимында эшли, дип искәрткән директор. «Ул Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән көненә ике тапкыр мәгълүмат ала һәм циркның гөмбәзендә аны зурайтып күрсәтә. Кичен цирк бинасы яныннан узган кешеләр иртәгә нинди һава торышы булачагын белә», - диде Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры.
Хәзерге вакытта Казан циркында төзекләндерү эшләре бара. Ул 2018 елның мартында кабат үз ишекләрен ачачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз