news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан циркы директоры булырга теләүчеләр арасында циркка йөрмәгән кеше дә бар

Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан циркы директорын конкурс аша эзли.

Казан циркы директоры булырга теләүчеләр арасында циркка йөрмәгән кеше дә бар
Рамиль Гали

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан циркы директоры булырга теләүчеләр арасында циркка бөтенләй йөрми торган кеше дә бар. Әлеге вазыйфага дәгъва итүче Рушан Сафин соңгы тапкыр циркта балачагында булган.

Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан циркы директорын конкурс аша эзли. Бүген министрлыкта кандидатлар үз программаларын комиссиягә тәкъдим иттеләр. Комиссия әгъзалары арасында күренекле цирк артисты Эдгард Запашный, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә бар иде.

Рушан Сафин цирк директорының вазыйфасын хезмәткәрләрнең белемен арттыру, даими аттестацияләр, куркынычсызлыгын саклау кебек гомуми таләпләргә бәйләп карый. Бу конкурста катнашуын үзенең шәхси үсеш теләге белән аңлата.

“Бу да башкалар кебек үк эшчәнлек тармагы”, - дип саный Рушан Сафин.

  • Казан циркы директоры вазыйфаларына конкурс нәтиҗәләре ун көннән билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100