Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан циркы бинасына кем капиталь ремонт үткәрәчәге ачыкланган
Казан символларының берсе булган бинаны Владимир Казиловның төзелеш фирмасы 530 млн сумга төзекләндерәчәк.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе Казан циркына капиталь ремонт үткәрү буенча килешү төзегән. 13 гыйнварда электрон аукцион нәтиҗәләре алдан тәмамланып, документация нигезендә торгларда бердәнбер катнашучы һәм җиңүче булган «Евростройхолдинг+» компаниесе белән 25 гыйнварда 530 млн сумга дәүләт контракты төзелде.
Төзелеш-монтаж, ремонт-реставрация һәм башка капиталь ремонт эшләренә бюджеттан 519 млн 884 мең сум акча бүленгән – сметада бернәрсәгә дә чыгымнар аерым билгеләнмәгән. Аның каравы, тагын 10 млн 397 мең сум көтелмәгән чыгымнар өчен гомуми чыгымнардан 2 процент күләмендә каралган.
Башкаланың легендар бинасына капиталь ремонтка тендер алган «Евростройхилдинг+» төзелеш фирмасы, генераль директоры һәм бердәнбер хуҗасы Владимир Казилов, берничә тапкыр Татарстан Президентының Рәхмәт хатларына лаек булган.
Казан циркына капиталь ремонт үткәрү проектын булдыруга аукцион «Евростройхолдинг+» белән контракт төзегәнгә кадәр үткәрелмәде. 2016 елның декабрендә бинаны яңарту буенча электрон аукцион белдерелгәч, гаммәви матбугат чараларында проект документациясен «Татинвестгражданпроект» башкарачак дигән хәбәр барлыкка килгән иде. Шуңа да карамастан, циркның капиталь ремонт проекты, «Татар-информ» корреспонденты ачыклаганча, һаман юк. Агентлыкның инженер институтындагы үз чыганагыннан билгеле булганча, белгечләргә булачак эш турында хәбәр ителгән булган, хәтта проектның баш инженеры билгеләнгән, әмма 26 гыйнварга кадәр төгәл йөкләмәләрне «Татинвестгражданпроект»та алмаганнар.
«Бездә әлегә контракт юк. Без заказчыдан, Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсеннән эш көтәбез. Проектны без эшләргә тиеш дип билгеләнгән иде,әмма заказ юк… Бәлкем алар дефектлар буенча эшләргә җыенадыр – белмим», – дип хәбәр итте әңгәмәдәш.
Дәүләт контракты нигезендә ремонт эшләре цирк бинасында килешүгә кул куелганнан соң башланырга һәм 2017 елның 31 декабренә кадәр төгәлләнергә тиеш.
Искәртеп үтик, Казан циркында соңгы тапкыр 2013 елгы Универсиада алдыннан түбәсен яңартканнар иде. Шул елны көзен, 26 сентябрьдә, уникаль бинаның баш архитекторы, әлеге команданың соңгы проектлаштыручысы, проект буенча эшләүче Валентина Панова вафат булды.
1967 елда салынган бинага, ныклыгын сынар өчен ул вакытта йөк машиналарында 2,5 мең солдат алып килгән булганнар (архитекторлар: В. Д. Панова, Г. М. Пичуев; инженерлар: О. И. Берима и Е. Ю. Брудный). Ул вакытта эчке тотнаклары булмаган монолит тимер-бетон конструкциядән эшләнгән бина реаль булып тоелмаган. Казан циркы фотографияләре бөтен ил буйлап таралган. Проект авторлары Валентина Пановага, Узбек Алпаровка һәм Геннадий Пичуевка СССР ВДНХсының алтын, көмеш, бронза медальләрен тапшыралар. 1972 елда «Татаргражданпроект»ның аерым казанышлары булган хезмәткәрләре һәм объект төзүчеләре СССР Министрлар Советы Премияләренә лаек була.
1973 елдан Казан циркы архитектура һәйкәле статусын алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз