news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан циркы ачылу көне билгеле булды

Яңартылган бина 16 мартта рәсми рәвештә ачылачак.

Казан циркы ачылу көне билгеле булды
Михаил Захаров

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Оксана Романова). Казан циркы реставрация һәм капиталь ремонт эшләреннән соң 16 мартта рәсми рәвештә ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат сәркатибе Гөлназ Миңнеханова хәбәр итте.

50 еллык тарихы булган бинаны яңарту эшләре узган язда башланды. Быелның гыйнварында журналистларны беренче тапкыр бинадагы эш процессы һәм бу вакытка ирешелгән нәтиҗәләр белән таныштырдылар.

«Татар-информ» агентлыгына цирк администрациясеннән хәбәр итүләренчә, бинаның алгы һәм тамашачылар утыра торган өлеше рәсми рәвештә ачылганнан соң, административ янкормада ремонт эшләре, соңрак башлану сәбәпле, әле дәвам итәргә дә мөмкин.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot