news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан цирк бинасында капиталь ремонт төгәлләнү вакыты билгеле

Барлык бүлмәләр, шул исәптән эш һәм хайваннар тора торган бүлмәләр, цирк мәктәбе дә ремонтлана, җылыту һәм электрика эшләре төгәлләнгән.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Казанда циркның легендар бинасында капиталь ремонт-реставрация эшләре агымдагы елның декабрендә төгәлләнәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында министрлыкның эксплуатация һәм торак-коммуналь хуҗалыгы программаларын гамәлгә ашыру идарәсе Илдус Насыйров сөйләде.

“Эшләр дәвам итә. Барлык бүлмәләр, шул исәптән эш һәм хайваннар тора торган бүлмәләр, цирк мәктәбе дә ремонтлана. Күп кенә сораулар туа, әмма бүген бинада җылыту һәм электрика эшләре башкарылган, эчке эшләр дәвам итә. Декабрьдә эшләрне төгәлләрбез”, - диде Илдус Насыйров.

Цирк бинасы капиталь ремонт республика программасы буенча түгел, ә программадан тыш объект буларак ремонтлана, дип аңлатма бирде ул. Финанслау Татарстан Министрлар Кабинетының аерым карары буенча башкарыла.

Ноябрьдә Казан циркы 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Элек анда бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Бина республика күләмендә мәдәни мирас объект статусына ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100