Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан троллейбусларында «сөйләүче» валидаторлар барлыкка килде
Казанда маршрут троллейбусларында сынау режимында «сөйләүче» валидаторлар кулланыла башлады. Аларны 3, 6, 8, 9, 11 һәм 12 нче номерлы троллейбусларда сыныйлар. Бу хакта «Метроэлектротранс» МУП хәбәр итте.
Тавыш белән хәбәр итү системасы начар күрүче пассажирларга юл өчен түләү узганмы-юкмы икәнен аңларга мөмкинлек бирәчәк. Уңышлы түләгәннән соң валидатор «түләнде» дигән фраза әйтәчәк, ә түләү кабул ителмәгән очракта операция хатасы турында хәбәр итәчәк.
Моннан тыш, яңалык юл йөрү өчен гамәлдә булмаган банк яки транспорт карталары яки акчалары җитәрлек булмаган карталар белән түләргә тырышкан пассажирларны ачыкларга ярдәм итәчәк.
Әгәр дә сынау уңышлы булса, «сөйләүче» валидаторлар Казанның барлык трамвай һәм троллейбусларында урнаштырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз