news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан триатлон буенча Европа чемпионатын югары дәрәҗәдә оештырачак – Россия спорт министры

2019 елда Казан триатлон буенча Европа чемпионатын кабул итәчәк.

(Казан, 10 март, “Татар-информ”). Казанда 2019 елда триатлон буенча Европа чемпионаты югары дәрәҗәдә узачак, дип белдерде Россия спорт министры Павел Колобков. Бу хакта ул  Мәскәүдә Европаның триатлон буенча федерацияләре башлыклары киңәшмәсендә әйтте, дип яза “ТАСС”.

2017 елның июнендә Европа триатлон берлеге бюросы 2019 елгы Европа чемпионатын үткәрү урыны итеп бертавыштан Казан шәһәрен сайлаган иде.

“Казан Россиянең спорт башкаласы. Бу турнирны югары дәрәҗәдә үткәрә алуыбызга һәм Европа триатлон берелегенең Россиягә ышанычын аклаячагыбызга ышанабыз”, - диде Павел Колобков.

Мәгълүм булганча, 9-11 мартта Мәскәүдә Европа триатлон берлегенең Европа илләре триатлон федерацияләре президентлары конференциясе уза. Мондый чара 2012 елдан бирле үткәрелә. Конференциядә Европаның 36 иленнән вәкилләр катнаша. Чараның дәрәҗәле кунаклары арасында Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы, Халыкара триатлон берлеге президенты Марисоль Касадо да бар.

Триатлон - мультиспорт узышы. Ул өч этаптан тора: алар, нигездә - йөзү, велосипедта узышу һәм йөгерү.

news_right_1
news_right_2
news_bot