news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан триатлон буенча 2019 елгы Европа чемпионатын кабул итәчәк

Татарстанда турнир үткәрү гаризасын Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов тәкъдим итә.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Казан триатлон буенча 2019 елгы Европа чемпионатын кабул итәчәк. Бу хакта триатлон буенча Европа берлеге бюросы утырышы нәтиҗәләреннән соң билгеле булды. Утырышта Татарстан башкаласын турнир үткәрү урыны итүгә бердәм тавыш бирелгән. Бу хакта Россия триатлон федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Австриядә узган. Татарстанда турнир үткәрүгә гаризаны Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов тәкъдим иткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot