news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан триатлон буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк

17 – 18 июнь көннәрендә Казанда Бөтенроссия масштабындагы иң зур спорт стартларының берсе – триатлон буенча Россия чемпионаты узачак, аның кысаларында Ironstar Timerman Cup ярышлары оештырыла. «Ярымтимер» һәм Олимпия дистанцияләрендә ярышларда катнашучыларга өч этапны үтәргә туры киләчәк: йөзү, велоузыш һәм йөгерү. Казан мэриясе шул турыда хәбәр итә.

Йөзү ярышлары Казансу елгасы акваториясендә үтәчәк, ә велоузыш трассасы үзәк урамнар буенча, Казан Кремле диварлары һәм шәһәрнең төп истәлекле урыннары яныннан узачак. Соңыннан Кремль яр буе буйлап йөгерү оештырыла.

Ярышлар 113 км (1,93 км – йөзү, 90 км – велоузыш, 21,1 км – йөгерү) һәм Olympic (1,5 км – йөзү, 40 км – велоузыш, 10 км – йөгерү) дистанцияләрендә узачак, шулай ук ачык суда бер һәм ике диңгез миле – Swimstar, Ironlady хатын-кызлар йөгереше һәм балалар өчен Starkids була.

Катнашучыларны теркәү 17 июньгә кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100