news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан - төзелә торган күп фатирлы торак күләме буенча илнең иң зур шәһәрләре унлыгында

Казан 2025 елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча төзелә торган күп фатирлы торак күләме буенча Россиянең иң зур шәһәрләре унлыгына кергән. Бу хакта Россия Риелторлар гильдиясенең аналитик белешмәсендә әйтелә.

Татарстан башкаласында узган елның декабрь аенда 2,1 миллион квадрат метрдан артык торак төзелгән, бу - илдә 10нчы урын.

Чагыштыру өчен: әлеге уңайдан Мәскәү (17,3 миллион квадрат метр) лидер булып кала, аннан соң Екатеринбург һәм Краснодар (5,6 миллион), шулай ук Санкт-Петербург (5 миллион) шәһәрләре килә. Идел буе федераль округында Казан Пермь һәм Уфаны узып китте, шулай ук Татарстанга торак төзелеше буенча динамик үсештә булган төбәкләрнең берсе статусын беркетте.

Россия Федерациясенең бары тик 28 субъектында гына заманча торак актив рәвештә төзелә, илдәге барлык төзелеш күләменең 80 проценттан артыгы шуларга туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot