news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан “Тоталь диктант-2020 " башкаласы булырга мөмкин

Текст авторы бөтендөнья акциясенең төп мәйданчыгында диктант уку өчен җиңүче шәһәргә киләчәк

(Казан, 25 октярбрь, "Татар-информ"). Казан "Тоталь диктант-2020” башкаласы булу өчен бәйгедә катнаша. Акциянең рәсми сайтында тавыш бирү башланды, аның нәтиҗәсендә җиңүче шәһәр сайлап алыначак. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Текст авторы бөтендөнья акциясенең төп мәйданчыгында диктант уку өчен җиңүче шәһәргә киләчәк. Казаннан тыш, конкурста Чиләбе, Вологда, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Ростов-на-Дону, Краснодар, Нукус (Үзбәкстан), Тамбов һәм Ижевск шәһәрләре катнаша.

Конкурска нәтиҗәләр 1 февральдә ясалачак, ә 11 ноябрьгә кадәр акциянең рәсми сайтында тавыш бирүдә катнашырга мөмкин: https://totaldict.ru/voting_capital/

Быел "Тоталь диктант" 4 апрельдә узачак. Барлык теләүчеләр дә акциягә кушыла һәм белемнәрен тикшерә ала. Былтыр диктант дөньяның 68 иленең 800дән артык шәһәрендә язылган иде, анда 250 меңнән артык кеше катнашты. Татарстанда акцияне республиканың барлык шәһәрләрендә 50 төрле мәйданчыкта үткәрделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100