Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан ТКХны реформалауда ярдәм фондыннан 3 млрд. сум акча алчак
Моннан тыш, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин сүзләренчә, быел социаль ипотека буенча 300 мең кв.м. торак төзеп кулланылышка тапшыру максаты куелды
(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Казан шәһәре бюджетына торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауда ярдәм фондыннан 1,456 млрд. сум акча күчерелде, ул сумма йортларны капиталь ремонтлауга тотылачак, дип белдерде бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитеты бүлекләре, комитетлары һәм идарәләре, район хакимиятләре башлыкларының “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә. Республика башкаласының быел капиталь ремонт программасына барлыгы 3 млрд. сум каралган. Башкарма комитет һәм район хакимиятләре тарафыннан исә, торак оешмалары белән берлектә, капиталь ремонт эшләре белән шөгыльләнәчәк подряд оешмалары сайлап алынган. Мэр кисәткәнчә, бу эшне сыйфатлы итеп кенә түгел, узган елгы хаталарны һәм эшләнеп җитмәгән якларны да исәпкә алып башкарырга кирәк булачак. Моннан тыш, быел социаль ипотека буенча 300 мең кв.м. торак төзеп кулланылышка тапшыру максаты куелган. “Әлегәчә социаль ипотека буенча төзелеш моның кадәр күләмдә, шулай ук торак фондны капиталь ремонтлауга шулкадәр зур суммага беркайчан да башкарганыбыз юк иде”, - дип билгеләп үтте мэр.
Мэриянең рәсми сайтының шул хактагы хәбәренә караганда, Татарстан узган елны үткәрелгән капиталь ремонт эшләре нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып хисап тотты һәм 2009 елга заявка бирде. Шул рәвешле, 25 февральда ТКХны реформалауда ярдәм фонды РФ төбәкләре арасында беренче итеп Татарстан белән 2009 елда капиталь ремонт программасын финанслау турында килешү төзеде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз