news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан тирәсендә төшерелгән беренче интерактив фильм дөнья күрде

Төп рольләрнең берсендә - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша.

Казан тирәсендә төшерелгән беренче интерактив фильм дөнья күрде
Скриншот из фильма

(Казан, 29 март, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Казан тирәсендә төшерелгән "D.A.N." исемле беренче интерактив фильмның дөньякүләм премьерасы узды. Бу хакта "3R interactive films" кинокомпанияләр продюссеры Рамил Таҗетдинов үзенең социаль челтәр битендә хәбәр итә.

Төп рольләрнең берсендә - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша. Халыкара проекта ул "Татарин" кушаматлы тотылган машиналар сатучысын уйный.

«Бу фильм – автоузышлар һәм гадел ярыш турында. Аның төп мәгънәсе шунда: әгәр җиңүгә бара торган юлда син хәрәмләшәсең икән, ахырың хәерсез була. Ярышта бары тик гаделлек һәм тырышлык белән җиңәргә мөмкин”, - ди Фәнис Җиһанша.

"Фильмны бары тик смартфоннарда Movika түләүсез кулланма аша карарга була. Проект шулай ук инглиз теленә тәрҗемә ителеп, халыкара аудиториясе өчен дә кулланырлык итеп ясалды", - ди ул.

  • Интерактив фильм - тамашачыга виртуаль уеннардагыча сюжет белән идарә итәргә мөмкинлек бирүче видеожанр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100