news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан тирәсендә аю йөри – фото

Кышкы йокыга талмаган аю кешеләр өчен зур куркыныч тудырырга мөмкин.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсе Лаеш районында кешеләр берничә тапкыр көрән аю очратуы турында мәгълүмат тарата.

Ерткыч хайванны соңгы тапкыр танкодром янында, Казан шәһәре читендә күргәннәр, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе.

Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе белгечләре кышкы йокыга талмаган аю кешегә зур куркыныч тудыруын кисәтә. Шуңа күрә мөмкин кадәр саклык чараларын күрергә, игътибарлы булырга өнди.

Күргән кешеләр Казан тирәсендә йөргән аю бик зур, аның карга баскан аяк эзе 20 сантимертдан зуррак булуын әйтә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot