Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан тимер юлчылары күбрәк йөк ташыган
Казан тимер юлчылары күбрәк йөк ташыган
(Казан, 31 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 2004 елда узган ел белән чагыштырганда, пассажирларны йөртү 5,6 процентка, йөк әйләнеше 9,6 процентка арткан. Моннан тыш, республика шәһәр яны пассажирларын йөртү чыгымнарын да тулысынча каплаган. "Казан" тимер юл вокзалы төзелешенә республика бюджетыннан 35 миллион сум акча юнәлдерелгән.
Горький һәм Куйбышев тимер юллары килешү нигезендә бюджет һәм бюджеттан тыш фондларга түләүләр кертү вазыйфаларын уңышлы үти. Шул рәвешле, әлеге максатларга 900 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән. Тимер юл вокзалларын төзү һәм реконструкцияләү буенча эшләр, шулай ук гомум бәясе 143 миллион сум булган шәһәр яны пассажирлар вокзалын реконструкцияләү дәвам итә. Татарстанда "Россия тимер юллары" ААҖ кирәк-яраклары өчен 677,6 миллион сумлык сәнәгать продукциясе сатып алынган.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, "Средне-Волжский транснефтепродукт" ААҖ шөгыльләнүче нефть транспортлау күләме 2003 ел белән чагыштырганда, 32,4 процентка төшкән. Тауар продукциясен сатудан кергән табыш 46,3 процентка кимегән. Берьюлы продукциянең үзкыйммәте 83,4 процентка үскән, кредит бурычы да арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз