news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан тимер юл вокзалында 255 сайлаучы тавыш биргән

Бүген “Казан” станциясе аша 12 поезд үтәчәк, шуңа күрә бу участокта тавыш бирәчәк транзит пассажирлар күп.

(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Бүген Казанның тимер юл вокзалында оештырылган сайлау участогында Россия Президенты өчен 15.00 сәгатькә 255 кеше үз тавышын биргән. 53нче участок комиссиясе сәркатибе Ольга Урывская хәбәр иткәнчә, бүген “Казан” станциясе аша 12 поезд үтәчәк. Шуңа күрә бу участокта тавыш бирәчәк транзит пассажирлар күп. Алар арасында Мәскәүгә, Яңа Уренгой, Санкт-Петербург, Кисловодск, Адлер һәм Чаллыга юл тотканнар бар. Вокзал хезмәткәрләре дә бердә сайлый ала.
 
“Бездә поезд расписаниеләре бар, тавыш бирәчәк транзит пассажирларны каршы алабыз”, - дип аңлатты комиссия рәисе Валентина Фокеева.
 
Моннан тыш, сайлау участогында 12 марттан соң яшәү урыны буенча махсус гариза тутырган 47 сайлаучы тавыш бирәчәк. Алар арасында “Рубин” белән “Спартак” уенын карарга килгән футбол җанатарлары бар, дип өстәде комиссия рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100