Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан тимер юл вокзалы янындагы ташландык йортта янгын чыккан
Сәид Галиев урамында урнашкан өч катлы буш йортның түбәсе янып киткән.
(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Казан тимер юл вокзалы янындагы ташландык йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген төнлә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Сәид Галиев урамында урнашкан өч катлы буш йортның түбәсе янып китү турында хәбәр килгән. Урынга 2нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килгән.
Янгын сүндерүчеләргә 350 квадрат метр мәйданда ут белән көрәшү өчен берничә сәгать кирәк булган. Нәтиҗәдә, билгеле бер яшәү урыны булмаган 45 яшьлек ир-ат төтен белән агуланган. Аны җиденче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз