news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан территориясе Биектаудагы «Фәнни шәһәрчек» кушылу хисабына киңәячәк

Биектау районындагы «Фәнни шәһәрчек» кушылу хисабына Казан территориясе киңәйтеләчәк. Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан муниципаль берәмлекләренең чикләрен үзгәртү белән бәйле закон проекты каралды.

Бу мәсьәлә буенча Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров чыгыш ясады.

Ул Биектау районында, Казанда, Биектау авыл җирлегендә чикләрне үзгәртү буенча җәмәгать тыңлаулары уздырылганын әйтте. Халык бу инициативаны хуплаган.

«Фәнни шәһәрчек»не Казан чикләренә кушу өчен җирле үзидарә органнары тарафыннан барлык кирәкле процедуралар үткәрелгән», - дип белдерде Рөстәм Гафаров.

Аның сүзләренчә, «Фәнни шәһәрчек» башкалага кушылгач, Казан халкы саны 600 кешегә артып, якынча 1,3 млн булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot